Киров авылында туып, бүгенге көндә шунда гомер итүче апабыз ЗӨҺРӘ ШӘРХЕМУЛЛА кызының 55 яшьлек юбилее.
Зөһрә апа! Сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, кызың Алиянең, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Алдагы көннәреңдә дә безгә терәк, кирәк булып, мул тормышта гомер кичерүеңне телибез.
Бу гомерләр искән җилләр кебек
С
изелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә…
Нет комментариев