Югары Яхшый авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле энебез, абыебыз ӘХСӘН НУРЕТДИН улы ФӘХРИЕВкә 16 декабрьдә 50 яшь.
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез, рәхмәт хисләребезне дә җиткерәбез. Син һәрвакыт тырыш, көчле рухлы, кулыңнан бар эш тә килә, безгә дә ярдәм итәргә вакытыңны табасың. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле, бәхетең гомерлек булсын.
Тормыш иптәшең Гүзәл белән 3 малайга - нәселебез дәвамчыларына гомер бүләк иттегез. Алар да сезгә охшап, тырыш, итагатьле, ярдәмчел булып үсеп җиттеләр. Алдагы көннәрдә дә тормышның ямен тоеп, Гүзәл белән тигез булып, улларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, булачак оныкларны сөеп, сөенеп, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Нет комментариев