Табигатьнең серле бер мизгелендә - 16 декабрьдә, безнең өчен иң кирәк, иң кадерле, иң якын кешебез - әтиебез ӘХСӘН НУРЕТДИН улы ФӘХРИЕВнең гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Күпме генә матур сүзләр әйтсәк тә, синең өчен аз, әтиебез.
Әти! Тирән мәгънәле, кеше күңеленә бик тә якын, кадерле сүз ул. Киләчәк көннәребезне яктыртучы, безне күз карашыбыздан аңлаучы, өебезнең яме, тормышыбызның тәме булган иң кадерле, газиз кешебез -Әтиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.Сиңа бәхет-шатлыкларның зурысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Күңел тынычлыгы, без - балаларыңның бәхете, ямь өстенә ямь өстәп,сине яшәртеп яшәтсен.
Әти! Син көчле рухлы, ачык күңелле, ярдәмчел, безнең өчен киң күңелле, тынгысыз жанлы, таянычыбыз, киңәшчебез! Кирәк вакытта кырыс та, ягымлы да була белүең безгә - 3 улыңа туры юлга басарга зур терәк һәм этәргеч булды. Тормышыңның һәр мизгеле сиңа шатлык алып килсен, һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне тоеп яшә. Әниебез белән бергә пар канатлы булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, безнең уңышларыбызга, куанычларыбызга сөенеп, озын-озак тату гаилә булып яшәргә насыйп булсын!
Чын күңелдән, олы хөрмәт белән,
Әти диеп, сиңа дәшәбез.
Кайгыларсыз, тату, мул тормышта
Әни белән тигез яшәгез!
Нет комментариев