Усы авылында яшәүче кадерле әниебез КӘШИФӘ СОЛТАН кызы СОЛТАНОВАның 10 декабрьдә 90 яшьлек юбилее.
Әнкәй! Сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, муллыкта яшәргә язсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, аларның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәргә насыйп булсын, күзләрең белән кояш яктысын күреп, кул-аякларың белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын. Төп нигезебезнең нурын сүндермичә, һәр мизгелдән тәм табып яши беләсең. Без сиңа барысы өчен дә зур рәхмәтле.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әнкәй,
Бар назыңны безгә багышлап,
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларың бәхетен күрергә.
Нет комментариев