Пучы авылында туып, хәзерге көндә шунда яшәүче кадерле әниебез НӘКЫЯ СӘРВӘР кызы СӘРВӘРОВАга 8 декабрьдә 80 яшь тулды.
Әниебез, син безнең олы таянычыбыз, тормыш маягыбыз булдың. Безне кечкенәдән эш сөяргә, кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәттең. Тормыш сине төрлечә сынады: яшьтән әтиебезне югалтып, ялгыз калдың. Бар көчеңне җыеп дөнья көттең. Безгә ятимлекне сиздермичә тәрбия бирдең, укыттың, олы юлга аяк бастырдың. Инде үзебез тормышта үз урыннарыбызны таптык. Ләкин бүгенге көндә дә синең киңәшләреңә, изге теләкләреңә таянып яшибез. Дөрес тәрбия биргәнең өчен рәхмәтебез чиксез сиңа.
Барыбызны да бер өстәл артына җыясың, йөзең ачык, үзең сабыр, мәрхәмәтле, кадерледән-кадерле әниебез!
Сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле тормышта, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә сөенеп, игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.
Сине тәбрик итеп, без сайладык
Теләкләрнең иң-иң изгесен.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыкта узсын гомерең.
Төрле чакны, әни, күргәнсеңдер,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Син кадерле һәм бик кирәк безгә,
Озак яшә безнең арада.
Тән сихәте бирсен сиңа Ходай,
Кызганмасын синнән шатлыкны.
Иман нуры белән балкып торган
Игелекле тыныч картлыкны.
Нет комментариев