Озак еллар "Алтынчәч" балалар бакчасын җитәкләгән, киң күңелле, бала җанлы, зур ихтирамга лаек шәхес Мәскүрә Заман кызы Авзалованы олуг бәйрәме - 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле Мәскүрә Заман кызы! Гомер юлыгыз бер елга артса да, чәчләрегезгә чал төшсә дә, Сез әле һаман да күркәм хатын-кыз! Без Сезгә киләчәктә сау-сәламәт булып, балалар һәм оныклар игелеген күреп-тоеп, озын-озак яшәвегезне телибез.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен көннәрегез,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Сезнең йөзегездә шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Нет комментариев