Иске Богады авылында яшәүче ХӘНИФ МУЛЛАКАЙ улы МӨХӘММӘТОВны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Бабабыз! Шушындый зур якты бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Кадерле кешебез, алдагы гомер юлларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын, ихтирамын тоеп, әнкәебез белән хәерле тыныч гомер итегез.
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап, тигезлектә
Гомер йомгакларын сүтегез.
Ашлар тәмле әнкәй кулы белән,
Йортлар ямьле әткәй тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Нет комментариев