Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановка 12 декабрьдә 60 яшь тула

12 декабря 2016, 12:14

398

0

0

Кадерле әтиебез Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановка 12 декабрьдә 60 яшь тула

Кадерле кешебез - Иске Байсар авылында туып-үскән, шунда бәхетен тапкан әтиебез Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановка 12 декабрьдә 60 яшь тула.
Матур түгәрәк юбилее белән чын күңелдән тәбрикләп, аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге - иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез.
Авыр чакта җилкәсенә
Башны куеп, зарны сөйләп
Бер еларга, бушанырга
Сабыр җанлы әти кирәк.
Ваемсызланып йөргәндә,
Тиккә вакыт үткәргәндә,
"Сабак укытырга" әзрәк
Усал, кырыс әти кирәк.
Яңа һөнәр өйрәнгәндә
Акыллы киңәш бирергә,
Эшне эшләргә төгәлләп,
Алтын куллы әти кирәк.
Тормыш сынаулары баскач,
Ялгышмыйча атлар өчен,
Булыр өчен җирдә терәк,
Үз әтиең булу кирәк.
Әтиебез нәкъ шундый: йомшак-нечкә күңелле, шул ук вакытта, кирәк чакта кырыс һәм усал да, акыллы киңәшләре белән дөрес юнәлеш бирүче, юл күрсәтүче дә, кыен чакларда юата белүче дә. Авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүче рух ныклыгын безгә әти салгандыр. Ул әле дә безнең өчен үрнәк. Аның без үскәндәге ярыйсы ук кырыс чакларын хәзер көлеп һәм рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Әни безне кечкенәдән, "тыңламасагыз, әтиегезгә әйтәм!" - дип үстерде.
"Әткәгез", - диеп һәрвакыт
Сүз башлады әнкәем.
Бөтенебез шулай сиңа
Сыендык без, әткәем.
Җил-давылдан ышыкладың,
Җаның-канатың белән.
Йөрәкләргә көч өстәдең,
Җылы карашың белән.
Ал димәдең, ял димәдең,
Безнең өчен тырыштың.
Син өйрәттең бит җиңәргә
Авырлыгын тормышның.
Инде үзебез гаиләләребездә әтиләр - сөенә-сөенә уллар-кызлар үстерәбез. Әти булгач, сизми дә калганбыз, күп вакыт үзебезне әтиебез шикелле тотабыз икән - кырыс чакларыбыз да була, кайвакыт балаларны орышкалыйбыз да. Аның каравы, әти хәзер оныклары янында шулкадәр ачык, аларга бар нәрсәне рөхсәт итә. Озаклап уйнарга, сөйләшергә, күңелләрен күрергә вакытын да, көчен дә, тәмле телен дә кызганмый. Безгә биреп җиткерәлмәгән күңел җылысын хәзер аларга өләшә. Кунакка кайтуыбызны әниебез белән сагынып көтеп алалар, киткәндә, мул итеп күчтәнәчләрен төяп озаталар. Һаман шулай туып-үскән нигезебез безне ачык капка, яп-якты тәрәзәләр белән каршы алса иде. Әни белән икегезгә тигезлектә тагын озын гомерләр кичәргә язсын. Безнең өчен сөенеп, күңел тынычлыгында, муллык-бәрәкәттә бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Насыйп итсен озак еллар
"Әти" диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып.
Синең кебек яшәргә!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев