Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Байсар авылында гомер кичерүче кодабыз Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановның 12 декабрьдә матур юбилее

12 декабря 2016, 12:12

416

0

0

Иске Байсар авылында гомер кичерүче кодабыз Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановның 12 декабрьдә матур юбилее

Иске Байсар авылында туып-үсеп, шунда гомер кичерүче кодабыз Дамир Гайнелгыйлем улы Солтановның 12 декабрьдә матур юбилее - аңа 60 яшь тула.
Зур бәйрәме белән котлап, кодабызга Рушания кодагый белән тигез озын гомер, нык саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин көннәр телибез.
Чын ир-атларга хас булганча, кодабыз эшне сүздән артык күрә - аз сөйләп, күп эшли торган затлардан ул. Рәхәтләндереп абзар тутырып мал асрый, бакча эшләрен җиренә җиткереп, тәфсилләп башкара. Гаиләдә бердәнбер хатын-кыз - кодагыебыз Рушаниягә хөрмәт, игътибар әтиләреннән уллары канына сеңгән - безнең кызларыбыз Гөлназ һәм Резидәне кадерләп, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап, җил-яңгыр тидерми яшиләр. Әлбәттә, бу - әтиләре, Дамир коданың тормыш рәвеше, биргән үрнәге. Әле һаман балалар өчен дип янып, кулдан килгәнчә булышырга тырышып яши алар. Бәйрәмнәрне бергә каршылыйбыз, зуррак эш килеп чыкса, бергәләп тиз генә өмә ясап алабыз. Шушылай гөрләшеп, бергә-бергә матур гомер итәргә язсын алга таба да.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Бик күңелле, синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.
Бүген синең 60 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып,
100гә кадәр яшәле!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев