Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

6 декабрьдә ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВ үзенең күркәм юбилеен – 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

12 декабря 2016, 07:17

408

0

0

6 декабрьдә ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВ үзенең күркәм юбилеен – 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

6 декабрь - безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм. Бу көндә әтиебез ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВ үзенең күркәм юбилеен - 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Ак энҗеләр ява...Юк, кар түгел!
Бу аклыктан күзләр камаша!
Ирексездән хәтер-йомгак башы
Балачакка барып тоташа.
Ике малай үстек тәгәрәшеп,
Кар көртләрен билдән тиң ерып.
Сугышудан түгел, шуклык белән
Бер-беребезне этеп һәм егып.
Иң рәхәте, шулчак, безнең өчен
Әти чана тарткан чак иде.
Инде хәзер менә үзебезнең
Парлап чана тарткан чак инде.
Тик нигәдер шунысы онытылмый:
Аллап-артлап әти утырта,
"Тотыныгыз ныклап, улларым, ди",
Аннан чаба гүя юртак.
Хәзер генә аңга барып җитә -
Ул чана бит, тормыш, син икән!
Сине шулай җигелеп тартып, әти
Безне кеше, ныклы ир иткән!
Кадерле Әти! Балалар һәрвакыт әти-әниләренә дөньяда булган иң матур, җылы, назлы сүзләрне табарга омтылалар. Ләкин алар барысы да аз булып тоела. Тик шуңа карамастан, без сиңа теләкләребезнең иң изгесен юллыйбыз. Син безгә һәрвакыт үрнәк, терәк, кирәк булып яшисең. Әни белән тигезлектә, безне сөендереп, бик озак еллар сәламәтлек белән яшәвеңне телибез.
Ике җимеш идек сезнең өчен,
Сигез инде хәзер санасак.
Бәхетебезгә чикләр булмас, әгәр
Горурлыгың булып калалсак.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев