Иске Сәфәр авылында яшәүче кадерле әниебез ӘНИСӘ НУР кызы МӘСӘЛИМОВАны 6 декабрьдә булып узган күркәм бәйрәме - юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле әниебез! Сиңа шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев