Актаныш авылында яшәүче әниебез ДИЛБӘР РИФ кызы КАМАЛОВАның 9 декабрьдә гомер бәйрәме.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Нет комментариев