Хөрмәтле кодагыебыз! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа зур байлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың. Ачык йөзле, сабыр һәм тыныч холыклы, киң күңелле, көчле рухлы син. Гаиләң матур, түгәрәк. Кодабыз Фидәес белән тәрбияләп үстергән балаларыгызның игелеген күреп, онык сөеп, шатланып-сөенеп яшисез. Алдагы көннәрдә дә дөньяның ямен тоеп, сәламәт булып, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә, кодабыз белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Нет комментариев