Качкын авылында яшәүче кадерле әниебез ӘСМА БАСТАН кызы КАШАПОВАның 5 декабрь көнне 55 яшьлек юбилее.
Изге күңелле, олы йөрәкле, безнең өчен таяныч, яшәү үрнәге булган газиз әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, йөрәк түребездәге иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз.
Сөекле әниебез! Көчле рухлы, кешелекле, киң күңелле, ярдәмчел булуың белән һәммә кешене сокландырып яшисең. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер телибез. Һәр туар көнгә сөенеп, бәхетле мизгелләрнең кадерен белеп, әтиебез белән пар канат булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, имин, тигез, мул тормышта гомер итегез. Әни, сез әти белән бергәләп барлык назыгызны, йөрәк җылыгызны безгә биреп, гаилә учагы җылысында кадерләп үстердегез, ныклы белем, яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Балалар дип өзелеп торуыгыз, акыллы киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Алдагы көннәрдә дә безнең уңышларыбызга сөенеп, җан җылыбызны, рәхмәт хисләребезне тоеп яшәргә насыйп булсын.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Без бәхетле, әни, син булгач.
Әти белән бик күп еллар тигезлектә,
Матур пар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Нет комментариев