Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында яшәүче ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВның 6 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

05 декабря 2016, 11:26

405

0

0

Актаныш авылында яшәүче ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВның 6 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

Яңа Җияш авылында туып, Актаныш авылында яшәүче ФАЯЗ ӘМИРХАН улы ӘМИНОВның 6 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез Фаяз! Гомер дигәннәре агымсу кебек, үтә дә китә һәм гомер азагында кешене юатырлык бер нәрсә бар: ул эшләгән яхшылыклар һәм хатирәләргә ия мәгънәле тормыш.
Фаяз! Син юбилееңны бик матур каршылыйсың. Гомер юлың күпләргә үрнәк. Кайда гына эшләсәң дә, эшеңне җиренә җиткереп, ихластан башкарасың. Күпме балаларны бию сәнгате серләренә өйрәтеп, күпме ата-аналарның хөрмәтен яуладың. Син җитәкләгән бию төркеме кайда гына чыгыш ясаса да уңышка иреште. Без - туганнар синең уңышларың өчен шатланабыз. Син бар яктан да төгәл, эшлисе эшеңне уйлап, сабырлык белән эшлисең. Киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел, кешелекле булганың өчен сине бик яратабыз. Капкадан килеп керүгә үк, андагы тәртипкә, чисталыкка, матурлыкка сокланасың. Йортыгызга кайчан гына килеп керсәң дә, ачык йөз белән каршы аласыз, күңелләрне эретерлек җылылык белән озатып каласыз.
Ике улың, киленнәрең, без - туганнарың белән бик матур аралашып, ярдәмләшеп яшисең. Зурысын, кечесен үз ихтирамыңнан калдырмыйсың. Шундый киң күңелле, олы йөрәкле булганың өчен рәхмәт сиңа.
Фаяз! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа киләчәктә озын гомер, ныклы сәламәтлек, Ләйсән белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, иртәгәсенә өмет белән, бүгенгесенә шөкер итеп, тырышлыгың китергән уңышларга сөенеп, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, еллар имин булып, тыныч күңел белән яшәргә язсын.
Бу бәйрәмең синең шундый якты,
Йөзләреңдә балкый елмаю.
Һәрвакытта шундый булып кал син,
Беркайчан да белмә моңаю.
Гел шатланып яшә безнең белән,
Туганлыкны берүк онытма.
Борчуларың булса, бүлешергә
Чит-ятларга, зинһар, юл тотма.
Бәхетле бул, муллык юлдаш булсын,
Гаиләңә һәрчак терәк бул.
Һәрвакытта җанын бүлеп бирер
Туганнарың өчен кирәк бул.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев