Татар Суыксуы авылында яшәүче, төп нигезнең җылысын саклап торучы безнең өчен кадерле әтиебез ХӘЛӘФ ХӘКИМ улы ӘЮПОВка 4 декабрьдә 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине шушы олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәхетле, озын гомер телибез. Әти, син туганнарың өчен олы хөрмәткә лаеклы энекәш, киңәшче, сердәш тә, оныкларыңа яраткан бабай, без - балаларыңны әтиләргә генә хас йөрәк җылысы белән кайгыртучы да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз, эш сөяргә, гаделлеккә өйрәттегез. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Әти! Киләчәктә дә әниебез янәшәсендә пар канатлы булып, безгә терәк, оныкларыңа үрнәк булып, авырмыйча, бәхеттә, шатлыкта, озын-озак гөрләшеп яшәргә язсын.
Бүген синең юбилеең, әти,
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син - салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Нет комментариев