Татар Ямалы авылында гомер кичерүче безнең өчен бик тә кадерле әти-әниебез ФЛҮРӘ һәм ФАЛИС ГАЛИЕВләрнең тормыш корып яши башлауларына 1 декабрьдә 55 ел тулды.
Кадерлеләребез, сезне зөбәрҗәт туегыз белән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген тоеп, бергә-бергә тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп итсен Ходай.
Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгереп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алсын иде
Әти-әни, туган йортыбыз!
Нет комментариев