Түке авылында туып, бүгенге көндә Адай авылында гомер кичерүче кадерле кешебез РИСӘЛӘ НУРТДИН кызы МӘГЪДӘНУРОВАның 3 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
Әнкәй! Сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сабырлыгың, ихласлыгың, тырышлыгың белән син барыбызга да гомерең буе үрнәк булдың. Балалар үстергәндә олы терәгебез булганың өчен, безнең өчен һәрчак янып-көеп яшәвең өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Гомер бәйрәмеңдә сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп озак еллар яшәвеңне телибез.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Безнең зур хөрмәттә яшәргә.
Безгә кылган барлык изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз маягы син, әнкәй,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Нет комментариев