Чишмәбаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез МАРАТ ШӘЕХ улы ШӘЕХОВның 8 декабрьдә 80 яшьлек юбилее.
Утлар, сулар кичтең - батмадың,
Авыр юллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтәсеңне алдан беләбез.
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.
Нет комментариев