Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Гәрәй авылында гомер итүче кадерлебез РӘМЗИЯ МИҢТИМЕР кызы НУРУЛЛИНАның 24 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее

26 ноября 2016, 19:39

474

0

0

Түбән Гәрәй авылында гомер итүче кадерлебез РӘМЗИЯ МИҢТИМЕР кызы НУРУЛЛИНАның 24 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее

Яңа Кормаш авылында туып үскән, хәзерге вакытта Түбән Гәрәй авылында гомер итүче кадерлебез РӘМЗИЯ МИҢТИМЕР кызы НУРУЛЛИНАның 24 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез!
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Син балаларың өчен дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаның аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни, әтиебез өчен - һәрвакыт ныклы таяныч булып, тормыш йөген бергә тартып барырдай сабыр, көчле рухлы, ышанычлы тормыш иптәше. Син- барлык туганнарны, балаларны, кияү-
оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы да.
Әниебез! Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстерүегез өчен рәхмәт сезгә. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.
Кадерлебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һәрвакыт шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Нигә генә тиңлик икән сине?
Син бит, әни -
Безнең тормышыбыз бизәге!
Йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер үзәге.
Кояш дисәк, кояштан да кайнар,
Аебыз дисәк- айдан яктырак.
Дөньябызның тиңсез байлыгы син,
Юктыр берни синнән затлырак.
Бераз сырлар кунган нурлы йөзең
Шаһитедер үткән елларның.
Уйларыңда синең язылгандыр
Язмышлары безнең юлларның.
Син, әниебез - тиңсез! Тиңсез йолдызларга,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Син атылмас якты нурыбыз бит,
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев