Яңа Кормаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Түбән Гәрәй авылында гомер итүче туганыбыз РӘМЗИЯ МИҢТИМЕР кызы НУРУЛЛИНА шушы көннәрдә матур юбилеен каршылый.
Кадерлебез, тырышлыгың, эшчәнлегең, сабырлыгың, киң күңеллелегең белән күпләргә үрнәк син. Тормыш иптәшең Алмас өчен якты маяк, балаларыңа йомшак куллары белән җылытучы әни, оныкларың өчен шаян дәү әни син. Киләчәктә бүгенгедән дә матуррак һәм бәхетлерәк булып калсаң иде. Безнең һәммәбез өчен олы җанлы, таянычыбыз, ышанычыбыз син. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә якты аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тигезлектә бәхетле гомер итәргә язсын. Киләсе көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Нет комментариев