Актаныш авылында яшәүче кадерле әниебез ФЛҮРӘ КАСЫЙМ кызы ХАҖИЕВАның 19 ноябрьдә 80 яшь тулды.
Әниебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Нет комментариев