Пучы авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Табанлыкүл авылында гомер итүче әниебез ХӨСНИЯМАЛ ХӘЕРТДИН кызы МИРГАЛИМОВАның 20 ноябрь көнне олы бәйрәме - 90 яшьлек юбилее.
Кадерле, хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелебездән котлыйбыз. Әни, сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең белән безгә - балаларыңа үрнәк син. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелеген тоеп яшәргә язсын. Туар таңнарың һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрең белән кояш яклыгын күреп, кул-
аякларың белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын.
Син бит, әни, шушы дөньялыкның
Фәрештәсе безнең өченгә.
Барысы өчен рәхмәтләрне әйтеп,
Баш иябез яшәү көчеңә.
Еллар уза диеп, моңсуланма,
Гел яшьлектә калсын күңелең.
Шатлыкларга күмелеп, безнең белән,
Гөрләп үтсен алгы гомерең.
"Бисмиллаһ" дип, син сөенеп уян,
Киләчәкнең һәрбер таңында.
Саулык белән гомер кичер, әни,
Һәм тынычлык булсын җаныңда.
Ныклы иман сиңа юлдаш булсын,
Тыныч кына типсен йөрәгең.
Авырлыклар берүк урап узсын,
Кабул булсын барлык теләгең.
Нет комментариев