Кәзкәй авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле дустым ДИЛАРА МӘГЪСҮМҖАН кызы ХАҖИПОВАның юбилее.
Чын дуслар бик күп булмый алар
Икәү, я өчәү була.
Шулар арасында аның иң
Кадерлесе була.
Туганым кебек, җаныма якын дустым Диларага 55 яшь тула. Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп игелекләрен күреп, Сәйделхан белән пар канат булып, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Әйе, бүген, дулкынланып, яшь чакларны искә төшерә-төшерә, алтын көзебезгә якынлашабыз. Әле кайчан гына игезәкләр кебек бер-беребездән аерыла алмыйча, әле Кәзкәйгә, әле Әҗәкүлгә кунакка йөрешә идек. Бик күп еллар почтаның телеграф, телефон бүлегендә хезмәт иттек. Дилара үзенең хезмәт яратучанлыгы, акыллылыгы, тәвәккәллелеге белән аерылып тора иде, кешеләргә якты йөзле, тәмле телен җәлләмәде. Хәзер дә, лаеклы ялга чыгып та, ял итеп ятмый ул, аскы Актанышта почта тарата.
Халык аны яратып өлгергәндә инде "шулкадәр төгәл, аңа карап, сәгать ничә икәнен белергә була", - диләр. Хезмәт юлларыбыз аерылса да, тормыш мәшәкатьләре, балалар, оныклар турында сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп алабыз, кунакка йөрешәбез, Аллага шөкер.
Матур тормыш сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Салкын карлы көздә тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар шатлык китерсен.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Нет комментариев