Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Безнең өчен бик кадерле газиз әниебез ГӨЛЧӘЧӘК МИЗХӘТ кызы ФӘХРАЗЫЕВАның 14 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее

13 ноября 2016, 13:24

401

0

0

Безнең өчен бик кадерле газиз әниебез ГӨЛЧӘЧӘК МИЗХӘТ кызы ФӘХРАЗЫЕВАның 14 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее

Сөекле әниебез, син бүген 65 нче көзеңә аяк бастың. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Син яныбызда булганда без үзебезне бала итеп хис итәбез. Балачакка вакытлыча гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда син яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү насыйп булсын иде.
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез! Синең һәрбер көнең бары сөенеч кенә китерсен, гомер юлың озын, хәерле, бәрәкәтле булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, Фәнис абый белән бергә, безгә терәк булып, сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез! Без барыбыз да сине яратабыз. Бәйрәмең белән, кадерлебез!
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев