Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тыңламас авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез РАУШАНИЯ ГЫЙЛМЕГАЯН кызы ФАЗЛЫЕВАның 8 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее

12 ноября 2016, 09:49

412

0

0

Тыңламас авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез РАУШАНИЯ ГЫЙЛМЕГАЯН кызы ФАЗЛЫЕВАның 8 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее

Кадерле, хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз.Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, аларның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәргә насыйп булсын. Туар таңнарың һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрең белән кояш яктысын күреп, кул-аякларың белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын.
Әни, сез әти белән бергәләп барлык назыгызны, йөрәк җылыгызны безгә биреп, улыгыз һәм ике кызыгызны укытып, тәрбия биреп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз, кияү һәм киленегезне дә үз балаларыгыздай күреп, яратып һәм ярдәм итеп яшисез.
Кадерлебез, син үзеңдә булган барлык яхшы сыйфатларны безгә күчерә белдең. Безне кешелекле, инсафлы, әдәпле булырга, кешеләргә ихтирам белән карарга, ата-ана һәм туганнарның кадерен белергә, гаделлеккә, хезмәтне яратырга өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Киң күңелле, ачык йөзле, һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә таяныч-яшәү өлгесе булган кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез!
Без сине бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Гомереңдә терәк, һәрвакыт кирәк булган әтиебез Дилфас белән, балалар шатлыгы, оныклар куанычы тоеп, кадер-хөрмәттә, саулык-сәламәтлек белән, бәрәкәтле имин тормышта һаман шулай балкып яшәргә насыйп итсен
.
Син - иң газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагын?
Өебезнең кояшы - син,
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Ул тормышның һәр мизгеле
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.
Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала-ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.
Озак еллар бергә-бергә,
Исәнлек белән яшик.
Үзебез әби булгач та,
Әни диеп эндәшик.
Туган көнең котлы булсын,
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә,
Әни, сиңа мең рәхмәт.
Бу изге теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев