Иске Кадермәт авылында дөньяга килеп, бүгенге көндә Актаныш авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, балаларыбызның газиз әтисе, дәү әтисе ИНГЕЛЬ ЗАКИРҖАН улы 12 ноябрь көнне 55 яшьлек матур юбилеен каршылый.
Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Кайчан килеп керсәк тә күңелең киң синең. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ярдәм кирәксә, иң беренче сиңа мөрәҗәгать итәбез. Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың. Ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы кеше син.
Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әниебез белән матур тормыш корып, 33 ел бергә гомер итеп, безне - ике балаңны үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Безгә биргән тәрбияң, туганнарыңа, дусларыңа күрсәткән игелекләрең, "Сельхозтехника" оешмасында күп еллык хезмәтең өчен дә хөрмәткә лаек кеше син. Бүгенге мул, матур тормышыбыз - әниебез белән икегезнең тырыш хезмәте. Инде рәхәтен дә бергәләп тигезлектә күрсәгез иде, тагын озак еллар җан тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Нет комментариев