Хезмәттәшебез Рәсинә ханым! Сезне тормышыгызның шатлыклы бәйрәме - туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм эчкерсез теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, яшәү дәрте өстәрлек яңадан-яңа уңышлар, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, тормыш иптәшегез, пар канатыгыз Хәләф белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, балаларыгызның һәр уңышына куанып, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелдә сөенечләр белән, имин һәм мул тормышта яшәргә насыйп итсен Ходай. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашыгыз, туачак таңнарыгыз һәрчак нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Нет комментариев