Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында яшәүче РӘМИЛӘ РОБЕРТ кызы СӘРВӘРОВАның 14 ноябрьдә туган көне – юбилей бәйрәме

11 ноября 2016, 11:35

431

0

0

Актаныш авылында яшәүче РӘМИЛӘ РОБЕРТ кызы СӘРВӘРОВАның 14 ноябрьдә туган көне – юбилей бәйрәме

Алтын көз аеның матур, гүзәллеккә, муллыкка күмелгән чорында, Актаныш авылында яшәүче кадерле, яраткан туганыбыз РӘМИЛӘ РОБЕРТ кызы СӘРВӘРОВАның 14 ноябрьдә туган көне - юбилей бәйрәме.
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Туар таңнарың якты, көннәрең нурлы булсын, һәр туган яңа иртә сиңа бәхет, куанычлар китерсен.
Салкын көздә тууга карамастан, синең күңелеңнән җылылык бөркелә, сабырлыгың, киң күңеллелегең, гадел, намуслы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуың белән тирә-юньдәгеләрне үзеңә җәлеп итәсең.
Синең тормышыңда аяз көннәрең дә, болытлы төннәрең дә булгандыр, әмма син сынауларга бирешмичә, каршы искән җилләргә сыгылмыйча, сабырлыгың, түземлегең белән яшәүгә ямь өстәп җиңә бардың. Ярдәм кулы сорап килүчеләргә төпле киңәшеңне кызганмыйсың.
Пенсия фондында озак еллар үзеңә йөкләнгән һәм зур җаваплылык таләп иткән вазифаңны төгәллек белән, күңел биреп, яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкарасың. Хезмәтеңнең нәтиҗәсендә дәүләт бүләкләренә ия булдың.
Гаиләдә ике балаңа җан бирүче ана буларак, укып белем алырга, үз тормышларын табарга ярдәм иттең. Бүгенге көндә дә балаларыңа кайгыртучан ягымлы әни, кадерле дәү әни булып яшисең.
Бүгенге түп-түгәрәк юбилей көнеңдә, күп еллар безне сөендереп, тормыш үренә менгән бәхетле мизгелләрнең шатлыгын уртаклашып, сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Хәерле озын гомер, гаилә иминлеге, балалар шатлыгы, оныклар куанычы телибез, өмет-хыялларың чынга ашсын, бәхет-куанычлар юлдаш булсын.
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле якын итеп сиңа,
Киләчәккә матур көннәрне.
Йөзләреңә тормыш сырлар түгел,
Шатлык нуры гына төшерсен.
Ни теләсәң - бар да кабул булсын,
Бәхетләргә лаек кеше син.
Һәр туар таң куандырсын сине,
Кырыс җилләр ишек какмасын.
Юлдаш булып килер көннәреңә,
Янәшәңдә бәхет атласын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев