Көзнең бөтен дөнья алтынга күмелгән мәлендә, Яңа Богады авылында безнең кадерлебез РАМИЛ МИФТАХ улы ФӘССАХОВ 1956 елның 4 ноябрендә дөньяга аваз сала.
Киң күңелеңә дөньяның барлык яхшы сыйфатларын сыйдырган, ачык йөзле, ярдәмчел, юмарт кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, тигез, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Туган якның ак таңнары сиңа
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансың яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсың син
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл, энҗе булып,
Гомер юлларына сибелә.
Рух ныклыгына таянасың,
Нәкъ меңъяшәр имән төсле син.
Чор сулышын ачык тоемлаучы,
Зыялы һәм затлы кеше син!
Нет комментариев