Иске Байсар авылында яшәүче әниебез КЛАРА САБИР кызы АВЗАЛЕТДИНОВА 4 ноябрьдә 60 яшьлек юбилеен каршылады.
Әниебез, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз булдың. Безне кечкенәдән үк эш сөяргә, кешелекле булырга өйрәттең. Инде үзебез тормышта үз урыннарыбызны таптык. Ләкин бүгенге көндә дә синең киңәшләреңә, изге теләкләреңә таянып яшибез. Әтиебез белән җил-яңгыр тидермичә үстергәнегез, ныклы белем, дөрес тәрбия биргәнегез, һәрвакыт терәк булганыгыз өчен рәхмәтебез чиксез сезгә.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле тормышта, балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә сөенеп, игелекләрен күреп, әтиебез Камил белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.
Куандырсын һәр туган көн сине,
Кырыс җилләр ишек какмасын.
Юлдаш булып алгы көннәрдә дә,
Янәшәдән бәхет атласын.
Әти белән бергә гел янәшә,
Иңне-иңгә куеп гел бергә,
Сау-сәламәт булып, исәнлектә
Яшәсәгез иде гомергә.
Нет комментариев