Куян авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Әҗәкүл авылында гомер итүче әтиебез ӘБЕЛМӘЛИХ ДӘҮЛӘТ улы ДӘҮЛӘТОВның 2 ноябрь көнне олы бәйрәме -90 яшьлек юбилее.
Кадерле, хөрмәтле әтиебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Ходай биргән гомереңдә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелеген тоеп, аларның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәргә насыйп булсын. Туган таңнарың һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрең белән кояш яктысын күреп, кул-аякларың белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын.
Әтиебезнең яшьлеге авыр сугыш чорына туры килә, ул - Бөек Ватан сугышы ветераны да..Безнең әти бик хәрәкәтчән, тиктормас, эчкерсез, шаян сүзле, күңелле кеше булганга Ходай аңа гомер биргән дип уйлыйбыз. Бүгенге көнгә кадәр ул халыкны үзе тал чыбыкларыннан үргән бишекләре, каз-үрдәк оялары белән сөендерә. Киләчәктә дә Ходай сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы бирсен.
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп,
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Хәзер инде әтиемнең
Оныклары җиткән буйга.
Алты оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Быел безнең әтинең дә
Юбилее - туксан яше.
Әтиебез - безнең өчен
Ин кадерле, изге кеше.
Оныкчыклар туенда да
Булсын, әти, урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Тәрбияле, тыйнак, уңган,
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул - әти,
Безнен терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
"Әти" диеп, сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Балачактан әтиебез
Күпне күргән, күп кичергән.
Әни белән тормыш корып,
Өч бала сөеп үстергән.
Нет комментариев