Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Усы авылында яшәүче әниебез ФӘНҖИЯ ХӘБЕТДИНОВАга 70 яшь тула

01 ноября 2016, 12:26

426

0

0

Усы авылында яшәүче  әниебез ФӘНҖИЯ ХӘБЕТДИНОВАга 70 яшь тула

Усы авылында яшәүче кадерле әниебез ФӘНҖИЯ ГАВИС кызы ХӘБЕТДИНОВАга 2 ноябрьдә 70 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине шушы зур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа куанычлы көннәр, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер насыйп булсын. Әниебез, беркайчан да кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Ходай Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, безне сөеп үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, туган өебезнең бусагасыннан бәхетсезлек атлап кермәсен.
Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле әниебез.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.
Яшьлек өлгесе дип, безгә карап,
Юанасың картлык көнеңдә.
Зарланмыйсың ялгыз яшәсәң дә,
Парсыз калып гомер көзендә.
Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларның бәхетен күрергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев