Такталачык авылында гомер итүче кадерле әтиебез СӘЛИМ ГАЛИ улы АРСЛАНОВның 1 ноябрьдә 70 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерле әтием, ирем, бабам! Сине олы бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр телибез. Туар таңнарың тыныч, күңелең һәрчак күтәренке, көр булсын. Киләчәктә дә әниебез белән тигезлектә, безнең һәм оныгыңның дәүмәтен, игелекләрен күреп, күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәтенә төренеп, шатлыкларыбызга сөенеп, күзләрегез белән кояш яктысын күреп, кул-аякларыгыз белән җир җылысын тоеп гомер кичерегез.
Сокланырлык синең үткәннәрең,
Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең синең һәрчак балкып торсын
Сиңа бары изге теләк,
Белеп яшә, син безгә бик кирәк.
Нет комментариев