Мерәс авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче әнкәебез АСИЯ МОТАЛЛАП кызы ФӘРДИЕВАга 27 октябрьдә 80 яшь тулды.
Әнкәебез! Сине шушы олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән тыныч картлык телибез. Әткәебез белән тагын бик күп еллар бергә тазалыкта гомер кичерегез.
Һәрчак күңелләрең шат булсын,
Сабыр йөрәкләрең талмасын.
Әткәй белән безгә терәк булып,
Кирәк булып, әнкәй, кал әле.
Кайгы-хәсрәт күрмә, ару белмә,
Бездән килсен сиңа гел шатлыклы хәбәр.
Җаның тыныч булып, исәнлектә
Язсын яшәргә 100 яшькә кадәр.
Нет комментариев