Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтәс авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Дилә Мәзһәп кызы Низамованың 50 яшьлек юбилее!

29 октября 2016, 05:13

437

0

0

 Әтәс  авылында  гомер кичерүче кадерле әниебез Дилә Мәзһәп кызы Низамованың 50 яшьлек юбилее!

Бикчәнтәй авылында туып, Әтәс авылында гомер кичерүче кадерле әниебез Дилә Мәзһәп кызы Низамованың 27 октябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее!
Кадерле әниебез! Бүгенге истәлекле, гаҗәеп көндә синең бәхеттән балкыган йөзеңне, тормышка, якыннарыңа һәм безгә ышаныч белән баккан күзләреңне күреп, йөрәк түребездән ургып чыккан рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Син безгә якты дөньяны бүләк итүче, кадерләп, назлап үстерүче, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итүче. Нинди генә вакытлар булса да, синең сабыр, ярдәмчел, кешелекле, кечелекле, олы йөрәкле кеше булуың үзеңә хөрмәт, уңыш булып әйләнеп кайтты. Туганчыл булуың, кеше хакын хаклый белүең безне - бертуганнарны да апалы-энеле сердәшләр булып, тормышта да бер-беребезне саклап, яклап, ярдәмләшеп яшәргә өйрәтте. Иң якын кешеләргә булган яратуың чишмә суыдай саф - күңел дәрьяларың айкарлык моң булып - җырларың булып, безгә дәшә. Гаиләбезнең нуры син! Син пешергән тәмле ризыклар, син үстергән чәчкә-гөлләр, якты йөзең, киң күңелең туганнарны, күрше-күләнне, авылдашларны да сокландыра. Горурланып та, сокланып та, яратып та, Диләбез,күзләр тимәсен үзеңә! Безгә кылган яхшылыкларың меңе белән әйләнеп кайтсын, диләр!
Әниебез! Безнең әниебез! Язмышның карлы-бураннарын да, җил-давылларын да үзенең көчле ихтыяры, сабырлыгы, йомшаклыгы, күңел сафлыгы белән җиңүче безнең әниебез бар! - дип горурланып яшибез без дә. Бер вакытта да синең йөзеңә кызыллык китермәбез! Игелекле балалар булып яшәрбез!
Кадерле әнибез! Безне хезмәтне сөяргә, тормышны яратырга өйрәттең! Бүгенге көндә "Чаллы-Бройлер" җәмгыятендә оператор булып эшләп тә син - һәр эшнең уңышында хезмәтеңә булган җаваплылык, тырышлык, намуслылык ятканын үрнәк итеп танытасың, хезмәтеңдә хөрмәтле булуың белән горурланабыз!
Сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, безнең дәүмәтне күреп яшә!
Киң күңелле, кешелекле булган өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Күп кичердең кайгы-хәсрәтләрне,
Дөнья йөгең салып иңеңә.
Сабырлыкны саклап, горур атлап
Килә белдең туган көнеңә.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Матур итеп, бергә яшәргә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев