Спас районының Үрнәк авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле әниебез РОЗА ДӘҮЛӘТҖАН кызы ХАРИСОВАга 23 октябрьдә 70 яшь тулды.
Һәрвакыт якты йөзле, киң күңелле, кунакчыл, олы йөрәкле, сабыр холыклы, өеңә килгән барлык кешене шатланып каршы алучы кадерле әниебез! Сине шушы олы бәйрәмең - 70 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Кылган гамәлләрең изге, үтелгән гомерең бик матур, туачак таңнарың да шулай гүзәл булсын.
Сиңа иң зур байлык - сәламәтлек, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы телибез. Гомер көзең гел шатлык-куанычта үтсен. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балаларыңның, килен-кияүләреңнең, оныкларыңның бәхетенә куанып, уңышларына сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен һәм күңел җылысын, ихтирамын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле мул тормышта яшәргә язсын.
Ходай сиңа саулык бирсен,
Аермасын акыл-зиһеннән.
Фәрештәләр саклап йөртсен -
Телибез сиңа чын-чын күңелдән!
Нет комментариев