Кыш бабайга хат язам! Гилазова Зәлинә (Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп интернаты)
08 декабря 2021, 18:15
Кыш бабай килгәнен,без көтәбез күптән.
Чыршылар бизәлгән,кәефләр гел бүтән.
Көндәлек билгесен "5"гә төзәтәм
Кыш бабайга үрнәк,мин шулай күрсәтәм.
Бүләкнең олысын,хөрмәтнең зурысын
Татысын һәр сабый иңендә.
Бәхетле балачак,хәтердә калачак
Әтиләр-әниләр илендә.
Кыш бабай,Кыш бабай чыршыбыз тирәли
Бүләләр уйнатыйк отышып.
Күпмилләтле халкым,барыбыз бер булып
Дус яшик кулга-кул тотышып.
Нет комментариев