Әни кирәк! Камилә.
08 ноября 2021, 10:53
Әнием - син минем өчен кояш!
Җылың белән назлап сөюче.
Кыен чакта ярдәм кулың сузып,
Минем өчен янып-көюче.
Әнием - син минем бердәнберем!
Минем халәтемне аңлаучы.
Яшәү өчен һәрчак терәк булып,
Йөрәк хисләремне санлаучы.
Әнием - син минем өчен кояш!
Дәверләргә җитсен назларың.
Ак кышларың бәхет белән тулсын,
Елмаюлы булсын язларың!
Нет комментариев