Гаянов Раяз Разинович- "Эни кирэк! "
03 ноября 2021, 20:02
Йомшак кулың белән башымнан
Сыйпавыңны, әни, яратам.
Синең белән иркәләнгәндә
Очып ук килеп җитә апам.
Ике көнче күбәләк бит без,
Гел бүлешәбез әнине.
Апам:"Әни мине ярата!
" Мин әйтәм:"Юк, ныграк мине! "
Әни сөя икебезне дә,
Тигез бүлә ул җылысын.
Дөньядагы бар әниләр дә
Безнең әни кебек булсын!
Нет комментариев