Энием шэфкать туташы! Зайнетдинова Гузэл Алмаз кызы.
03 ноября 2021, 10:48
Әнием –шәфкать туташы
Үз эшен бик ярата.
Менә шигырь яздым әле
Әниемә карата.
Нинди эшкә тотынса да,
Һәр эше тора көлеп.
Үскәч, үземдә булырмын,
Нәкъ менә әни кебек.
Ягымлы да булырмын мин,
Булырмын зур ярдәмче.
Бүген әниләр көне ич,
Кочаклыйм әни, килче!
Нет комментариев