Борчулардан араларга әни кирәк... Әдилә һәм Чулпан Гайсиналар
16 ноября 2021, 22:23
Егылганда кул сузарга,
Авыр чакта сүз кушарга,
Күзләр яшькә чыланганда,
Күңел сыкрап елаганда
Юатырга Әни кирәк...
Борчулардан араларга,
Җылы карашын тоярга,
Ялгышлардан гел сакларга,
Язмышларда адашмаска
бер терәк - Әни кирәк...
Куаныч-шатлык бирүче,
Безнең өчен сөенүче,
Уңышларны күреп,сөеп
Яратыплар үстерүче-
Әни бит ул,газиз КЕШЕМ!
Нет комментариев