Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

Актаныштан китүче авылара һәм шәһәрара транспорт

Бу бүлектә Актаныштан башка шәһәрләргә һәм район эчендәге авылларга йөрүче автобуслар расписаниесен, шулай ук автовокзалның адресын, телефонын һәм эшләү вакытын белергә мөмкин.

Актаныш районында яшәүчеләргә шәһәрара  рәсми транспорт хезмәтен «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» муниципаль унитар предприятиесе күрсәтә. Оешманың ярты гасырдан артык тарихы бар. 

Оешма 1968 елның октябрь аенда Әүхәди Галиев җитәкчелегендә Минзәлә АТПсының Актаныштагы автоколоннасы булып эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан РТС ягында аерым территория бүлеп бирелә, әлеге зона таш койма белән әйләндереп алына, асфальт салына. Авыл һәм шәһәрара автобус маршрутлары арта.

Бәйрәм вакытларында Казанга студентларны җибәрү өчен хәтта җидешәр автобус билгели идек,- дип сөйләгән иде 18 ел автотранспорт предприятиесен җитәкләгән Нәсыйх Хафизов. 

Хәзерге вакытта автобуслар Актаныш районы авылларына, Чаллы һәм Казан шәһәрләренә даими йөри.  «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» кулланучыларга 10 төрле маршрут тәкъдим итә.